Бөек Ватан сугышы чорындагы вакытлы матбугатның тышлыклары һәм иллюстрацияләре

2025 елның 13 мае, сишәмбе

ТР Милли китапханәсенең универсаль залында «Бөек Җиңүгә юл» күргәзмәсе ачылды. 

Бөек Ватан сугышы үзеннән соң кыйммәтле документаль мирас калдырган, сугыш елларының вакытлы матбугаты алар арасында аерым урын  биләп тора. ТР Милли китапханәсендә «Огонек», «Правда», «Ленинград», «Работница», «Крестьянка» һәм башка атаклы басмаларны да кертеп, 1941-1945 еллар газета-журналларының уникаль коллекциясе саклана.

Кайбер басмаларның тышлыклары һәм иллюстрацияләре универсаль залда ачылган «Бөек Җиңүгә юл» күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Вакытлар узу белән саргайган битләр - тарихи артефактлар гына түгел, хәзерге буынга сугышны шул заман фотокорреспондентлары күзлегеннән күрергә мөмкинлек бирә торган   тере шаһитләр дә.
 
Ул еллардагы журналистлар үзенчәлекле роль башкараганнар - бер үк вакытта хроникерлар да, пропагандистлар да, тәрбиячеләр дә булганнар. Алар туплаган  материаллар документаль дөреслекне һәм эмоциональ көчне саклап калган.
 
Сугышта чигенүнең фаҗигале көннәреннән алып Җиңүгә кадәрге төп мизгелләр язылган журнал һәм газета битләре аеруча кыйммәтле.  Аларда Кызыл армия сугышчыларының батырлыгы турында репортажлар, партизан хәрәкәте турында материаллар, эшчеләрнең һәм колхозчыларның хезмәт фидакарьлеге турында очерклар, азат ителгән территорияләрне торгызу турында репортажлар табарга мөмкин.

 
«Бөек Җиңүгә юл» күргәзмәсе универсаль уку залында 30 июньгә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International