Россия югары уку йортлары студентларын бүләкләү Төркиянең Казандагы Баш консулы катнашында узды.
13 майда ТР Милли китапханәсенең конференц-залында төрек теле һәм мәдәнияте буенча бөтенроссия конкурсын (олимпиадасын) рәсми ябу тантанасы үтте. Быел анда Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Екатеринбургтан, Түбән Новгородтан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 154 студент һәм магистрант катнашты. Алар арасында КФУның 20 студенты да бар иде.
Төрек теле һәм мәдәнияте буенча конкурс ике көн дәвамында (12-13 май) КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында узды. Җиңүчеләрне гадәттәгечә 10 номинациядә билгеләделәр, шуларның сигезе - фәнни һәм тел номинацияләре, икесе - иҗади номинацияләр. Моннан тыш, барлык катнашучылар 50 сораудан торган бердәм тест үттеләр. Студентлар арасында төрек телен яхшы белүчеләрне абруйлы тюркологлар – Россия югары уку йортлары укытучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре билгеләде.
Олимпиаданың Милли китапханәдә үткән ябылу тантанасына Төркия Республикасының Казандагы Баш консулы Угур Йылмаз килде. Чара башланыр алдыннан ул ТР Милли китапханәсенең сирәк китаплар фондыннан төрек телендә китаплар һәм кулъязмалар күргәзмәсен карады. Фолиантлар XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы белән даталанган. Болар - тарих һәм медицина китаплары, сүзлекләр, дини хезмәтләр һәм фотоальбомнар, Истанбулда төрле елларда басылган литографияләр.