Советлар Союзы Герое язмышы турында яңа нечкәлекләр «Девятаев көндәлеге» китабын тәкъдим итү кичәсендә билгеле булачак.
19 майда 12.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсенең конференц-залында атаклы совет очучысы Михаил Девятаев турындагы китапны тәкъдим итү кичәсе була. Басма авторы - Советлар Союзы Героеның улы, медицина фәннәре докторы, профессор Александр Девятаев. «Девятаев көндәлеге» китабында тасвирланган күп кенә эпизодлар һәм материаллар беренче тапкыр дөнья күрә.
«Девятаев көндәлеге» Михаил Девятаев истәлеге фонды тарафыннан быел апрель аенда бастырып чыгарылган. Китап үз эченә легендар очучы-истребитель турында улы Александр Девятаевның истәлекләрен туплаган.
Китапны тәкъдим иткәннән соң ук конференц-залда «Онытылган җиңүләрнең серләре. Куып тотарга һәм юк итәргә!» фильмын күрсәтү планлаштырылган. Бу - 2022 елда, Девятаев исән чагында төшерелгән соңгы документаль картина.
Фильмның сценариен танылган Россия журналисты Ярослав Голованов язган, текстны легендар совет һәм Россия актеры Василий Лановой укыган. Александр Девятаев фильмның ничек төшерелүе, чынлыкта аның әтисе нинди булуы, бөтен күңеле белән нәрсә өчен җан атуы һәм үсеп килүче буынга нәрсә җиткерергә теләве турында сөйләячәк. Фильмны караганнан соң очрашуда катнашучылар Советлар Союзы Герое улына үз сорауларын бирә алачак.
Чарага керү теркәлү буенча ирекле.