«Әбрар Кәримуллин: китап һәм милләт сагында»

2025 елның 16 мае, җомга

2025 елда танылган татар галиме, китап белгече-библиограф Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның (1925–2000) тууына 100 ел тула. 

Бу истәлекле датага кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең классик уку залында  «Әбрар Кәримуллин: китап һәм милләт сагында» исемле күргәзмә әзерләделәр.

Кәримуллин – филология фәннәре докторы, ТР ФА хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, татар басма китабы тарихы буенча күп санлы китаплар һәм басмалар авторы.

Күргәзмәдә Ә.Г. Кәримуллинның кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы коллекциясеннән документлар куелган. Болар – академик Ә.Г. Кәримуллин хезмәтләре: монографияләр, библиографик күрсәткечләр, фәнни-публицистик басмалар; аның галимнәр һәм язучылар белән язышкан хатлары, студент елларындагы лекция дәфтәре һәм төрле бүләкләр. Шулай ук Кәримуллин турындагы басмаларны һәм авторларының бүләк итү турындагы язмалары булган китапларны да күрергә мөмкин.

Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләнгән, китапханәнең Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт адресы буенча урнашкан бинасында куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International