ТР Милли китапханәсенең яшь укучылары белән бергә Сахалинга сәяхәт

2025 елның 20 мае, сишәмбе

Милли китапханәнең балалар залында Наталья Ключареваның «Чехов» китабы буенча очрашу узды.

«Читашки» клубының яшь катнашучылары Антон Павлович Чеховның биографиясе белән таныштылар, аның белән бергә Сахалин утравына сәяхәткә киттеләр, "Бабайга авылга» (А.П. Чеховның «Ванька» хикәясе буенча) кыска метражлы фильмын карадылар һәм фикер алыштылар.

  

«Читашки» балалар клубының әдәби очрашулары 4-11 яшьлек балаларга исәпләнгән һәм Милли китапханәдә даими рәвештә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә уза. Чараларга алдан теркәлү буенча керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International