Ватанны саклаучылар елы кысаларында китапханә хезмәткәрләре өчен 22 майда Чүпрәле муниципаль районының Кече Чынлы модель китапханәсендә «Ватанны саклаучылар елында китапханәләр эшчәнлеген оештыру» дигән темага семинар үткәрелде.
Семинарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева катнашты.
Семинарда Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар үткәрү, яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбия эшенең төп юнәлешләре турында сүз алып барылды.
Семинар кысаларында Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу уздырылды.