Түбән Камада китапханәчеләр семинары

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

27 майда Түбән Кама шәһәре һәм районы Үзәк  китапханәсендә Ватанны саклаучылар елы уңае белән китапханә хезмәткәрләре өчен «Яшьләр өчен патриотик темага багышланган хәзерге заман әдәбияты» дигән семинар үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева катнашты һәм чыгыш ясады.

 Семинарда яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбия эшенең төп юнәлешләре һәм шул темага багышланган әдәбият турында сүз алып барылды.

Семинар кысаларында күренекле шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу да уздырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International