Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Әбрар Кәримуллин исемендәге Үзәк китапханәсе, район хакимиятенең зур ярдәме, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең һәм Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының теләктәшлеге белән, үзе лаеклы рәвештә исемен йөртә торган олуг шәхеснең тууына 100 ел тулуга багышлап һәм истәлеген яд итеп, 28 май көнне «Без тарихта эзлебез» дигән республикакүләм иҗади-эзләнү конференциясе уздырды.
Татарстан Язучылар берлегеннән килгән мәртәбәле делегация: халык язучылары Рабит Батулла, Марсель Галиев, халык шагыйре Газинур Морат, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, берлек рәисенең урынбасары Дания Нәгыйм, шулай ук Казан университеты галиме һәм факультет деканы Рамил Мирзаһитов, Казан дәүләт мәдәният институты галиме һәм кафедра мөдире, Ә.Кәримуллинның шәкерте Айсылу Мансурова, журналистлар Сөембикә Кашапова, Рәсимә Галиева белән бергә, конференция эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсеннән фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гөларам Җомаголова да катнашты.
Югары дәрәҗәдә әзерләнгән бик бай һәм эчтәлекле программа дәвамында китапханә һәм аның эшчәнлеге, янәшәдәге Тукай паркы белән танышу; китап укучылар белән очрашу; махсус рәвештә сәхнәгә куелган әдәби-нәфис композиция аша Әбрар Кәримуллинның тәрҗемәи хәлен бәян итү, аның турындагы матур истәлекләр белән уртаклашу, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлегенең күренекле нәтиҗәләрен атап күрсәтү; район башлыгы исеменнән котлаулар ирештерү; «Батырлар бит үлми, мәңге яши иле, теле, халкы барында» һәм «Милләтемнең югалмас хәзинәсе» дигән ике юнәлештә чыгыш ясаган катнашучыларны тыңлау, аларның иҗади-эзләнү эшләренә бәя бирү, җиңүчеләргә дипломнар, акчалата бүләкләр һәм истәлекле китаплар тапшыру; «Тарихың зур, юлың ерак, галиҗәнап Татар китабы» дигән темага түгәрәк өстәл янында сөйләшү-фикерләшү булды.
Килгән кунаклар, районның мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, конференция эше тәмамланганнан соң, Әбрар аганың туган авылы Чәбия-Чүрчигә барып, аның каберен һәм туган нигезен зиярәт кылдылар, милли бәйрәмебез Сабан туена авыл халкының бирнә җыю йоласында катнаштылар.
Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин турында шактый тулы мәгълүмат белән китапханә сайтында, шушы сылтамалар аша кереп, таныша аласыз:
https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/outstanding_people/abrar.htm
https://kitaphane.tatarstan.ru/outstanding_people/abrar.htm