Популяр «Мин яратам сине, Татарстан», «Мәңге яшисе килә» һәм «Чистай вальсы» җырларына музыканы профессиональ музыка белеме булмаган композиторлар язганын бик азлар белә.
Бу пәнҗешәмбе көнне аларны «Татар үзешчән композиторлары антологиясе» китабын тәкъдим итү кичәсендә искә төшерербез. Җыентык авторы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил премиясе лауреаты Риф Гатауллин. Ул йөздән артык үзешчән композиторның тормышы турында күңелгә үтеп керерлек хикәяләр туплаган, алар арасында Заһидулла Яруллин, Фәтхерахман Әхмәдиев, Роберт Андреев, Сәүбән Чуганаев һәм башкалар да бар.
5.06 17:00
Теркәлү