«Спорт – дөньяда тынычлык терәге»

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе
16 нчы ноябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) үз хезмәтләреннән файдаланучыларга «Спорт – дөньяда тынычлык терәге» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.

Яраткан шәһәребез Казан – дөньякүләм вакыйганың үзәгенә әверелеп, 2013 елгы җәйге Универсиаданы үткәрде. Казанлыларның спорт уеннарыннан алган тәэсирләре әле дә онытылмый. Универсиада шәһәрне яхшы якка бик нык үзгәртте: яңа спорт корылмалары, парклар, юллар барлыкка килде, аэропорт, вокзал һәм башка объектлар төзекләндерелде.

Күргәзмәнең бер бүлеге «Борынгы басмаларны караганда» дип атала. Монда элеккеге елларда басылган газета һәм журналлар урын алган.

Күргәзмә белән танышырга рәхим итегез!





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International