ТР Милли китапханәсендә «Геройлар янәшә» - «Герои рядом» әдәби конкурсына йомгак ясалачак.

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Язучылар һәм шагыйрьләр арасында җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнәчәк.

2025 елның 20 июнендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Геройлар янәшә» - «Герои рядом» ачык әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Конкурс Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан 2024 елның ноябрендә игълан ителгән иде. Эшләр 2024 елның 12 ноябреннән 2025 елның 30 апреленә кадәр татар һәм рус телләрендә биш номинациядә кабул ителде: «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы», «Очерк», «Татарстан Республикасында әдәбият аша патриотик тәрбиягә өлеш кертү».

Конкурс традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотлыкны таныту максатыннан үткәрелде. Конкурста Россия Федерациясе тарафыннан 2022 елның февраленнән башлап уздырыла торган махсус хәрби операция бурычларын хәл итү барышында Татарстанлыларның фидакарьлеген, батырлыгын,  патриотлыгын чагылдырган 2022 елдан язылган әдәби әсәрләр кабул ителде.

Чарага керү теркәлү буенча ирекле: https://nbrt.timepad.ru/event/3414697/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International