«Алтын битлек» белем бирү программасы Милли китапханә локацияләрендә узачак

2025 елның 20 июне, җомга

Владимир Машков һәм башка күп кенә театр сәнгате эшлеклеләре 25 июньдә «Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасы алдыннан масштаблы программа кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә киләчәкләр. Тарихта беренче тапкыр илнең төп театр бүләген Казанда, Камал театрының яңа бинасында тапшырачаклар. Милли китапханә локацияләрендәге чараларга сылтамалар белән уртаклашабыз. Чараларга теркәлү таләп ителә. 

25.06 

  •  11:00 «Ораторлык сәнгате - уңышка ачкыч» мастер - классы (Конференц-зал) 

Спикер: Юрий Смышников - РФ Театр эшлеклеләре берлеге сәркәтибе, ХХХ сезон «Алтын битлек»  жюри әгъзасы, Воронеж Концерт Залы директоры, А. Кольцов исемендәге Воронеж драма театры актеры https://nbrt.timepad.ru/event/3422133/

  • 11:00 Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең Үзәк Фәнни китапханәсе фондыннан аеруча кыйммәтле китаплар тарихы турында лекция (Күргәзмәләр залы)

Спикер: Людмила Сидоренко - Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең Үзәк Фәнни китапханәсе директоры, культурология кандидаты https://nbrt.timepad.ru/event/3422183/

  •  12:30 «Бөек театрлар Бөек Җиңүне формалаштыруда» лекциясе (Күргәзмәләр залы) 

Спикер: театр белгече, Олег Табаков исемендәге Мәскәү театр мәктәбе педагогы,  Россиянең Зур театры спектакльләрен чыгаруда катнашучы режиссер Вячеслав Уваров https://nbrt.timepad.ru/event/3422190/

  • 16:30 «Давыл. Ул ничек булды» иҗади очрашуы (Конференц-зал) 

Борис Цейтлин куелышында Казан ТЮЗының легендар «Давыл» спектакленең видеофрагментларын күрсәтү һәм фикер алышу. 1996 елда «Давыл» спектакле «Иң яхшы спектакль» номинациясендә «Алтын битлек» Россия милли театр премиясенә лаек була. Бу - Татарстан Республикасындагы беренче «Алтын битлек». Видеофрагментлар буенча фикер алышуда спектакль артистлары Ерыгин Р. В., Мосейко С. В., Меркушин М. А., Кочнева Н. М., Юрченко Г. Ю., Татарстанның атказанган артистлары Фалалеев В. В., Мухтарова Р. И. катнаша  https://nbrt.timepad.ru/event/3422145/

  •  16.30 «XV–XXI гасырларда Россиядә курчак театрлары» китабын тәкъдим итү кичәсе (Күргәзмәләр залы) 

 Курчак театры теоретигы һәм тарихчысы Борис Голдовскийның «XV–XXI гасырларда Россиядә курчак театрлары» дигән фундаменталь хезмәте 2025 елда «ART» Театр эшлеклеләре берлеге нәшриятында дөнья күргән.  Автор Россиядә курчак театрының ничек һәм нәрсәдән барлыкка килүен, нинди формалар алуын, иҗтимагый тәртипләр  белән бергә ничек үзгәрүен, курчак театрының бүген нинди булуын һәм ни өчен аны һичшиксез уңышлы киләчәк көтүен эзлекле рәвештә тикшерә https://nbrt.timepad.ru/event/3422208/

  •  18:30 «Театр турында сөйләшү» иҗади очрашуы (Конференц-зал) 

Спикер: Россиянең халык артисты, Дәүләт премиясе лауреаты һәм Борис Щукин исемендәге Театр институты ректоры Евгений Князев. Ул сәнгать дөньясына карашлары белән уртаклашыр, шигырьләр укыр һәм үзенең иҗади биографиясенең иң якты мизгелләре турында сөйләр https://nbrt.timepad.ru/event/3422166/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International