ТР Милли китапханәсе фондларыннан Каюм Насыйриның үзе исән чактагы басмаларын Халыкара фәнни форумда тәкъдим иттеләр

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

2025 елның 19-20 июнь көннәрендә Казанда күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган «Мәгърифәтчелек һәм мәдәниятара багланышлар: Каюм Насыйри мирасы заманча тикшеренүләр яктылыгында» халыкара фәнни форумы үтте.

Пленар утырыштан соң, фәнни форум секция утырышларына бүленеп дәвам итте. Катнашучылар К. Насыйриның фәнни эшчәнлегенең аспектлары, аның идеяларының милли телләр үсешенә йогынтысы һәм төрки халыклар мәдәниятен заманча өйрәнү хакында фикер алыштылар.

Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә эшләүче фәнни хезмәткәр Л. Хәләфетдинова «Чорның тарихи-мәдәни контекстында К. Насыйриның фәнни-мәгърифәтчелек эшчәнлеге» секция утырышында «Татарстан Милли китапханәсе фондында К. Насыйриның үзе исән вакытта дөнья күргән басмалары» дип аталган доклады  белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International