Россиянең халык артисты, РФ Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков Милли китапханәдә күргәзмә ачуда катнашты.

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

«Театр афишадан башлана» экспозициясе 2023-2024 еллар сезонының «Алтын битлек» премиясенә номинантларга багышланган. 

25 июньдә, илнең төп театр бүләге «Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасы алдыннан, ТР Милли китапханәсендә тантаналы рәвештә «Театр афишадан башлана» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция 2023-2024 елгы сезонның «Алтын битлек» премиясенә номинант булган төрле театр коллективларының афишалары һәм плакатлары тәкъдим итә, шулай ук Казан театрларының төрле елларда «Алтын битлек» ияләре булган  спектакльләре белән таныштыра. 

  

Күргәзмәне ачу тантанасы Россиянең халык артисты, РФ Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстанның театр җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында узды. 

«Театр афишадан башлана» экспозициясенә барлыгы илледән артык экспонат кергән. Алар пластик һәм төсләрне бирү чишелешләре буенча төрле-төрле. Күргәзмәдә, шул исәптән, СССРның халык артисты Михаил Александрович Ульяновның портретын күрергә була. Нәкъ менә ул премиянең идеясен «Профессионал – профессионалларга» дип билгели. Шулай ук премиянең төп бүләге - лауреатларга тапшырыла торган «Алтын битлек» тә тәкъдим ителгән. Приз РФ халык рәссамы Олег Шейнцис эскизы буенча тудырылган.

«Алтын битлек» Россия милли театр премиясе 1993 елда РФ Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан оештырылган һәм  Россия театр сәнгатенең барлык төрләрендә иҗат ителгән иң яхшы спектакльләр өчен тапшырыла торган һөнәри бүләк. «Алтын битлек» премиясе һәм фестивале РФ Мәдәният министрлыгы, Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә уза,  баш иганәче – Сбер. 

Күргәзмәне ачу тантанасындагы фотосурәтләр белән уртаклашабыз һәм барыгызны  да үзебезнең күргәзмәләр залында көтәбез. Экспозиция 22 августка кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International