Экспозициядә наркомания белән авыручыларны дәвалау һәм реабилитацияләү турында мәгълүмат, шулай ук наркотикларның зыяны турында әдәбият бар.
26 июнь - Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Наркоманияне, һич арттырмыйча, безнең гасырның иң куркыныч күренеше дип атарга мөмкин. Наркотик һәм токсик препаратлар куллану шәхеснең әхлакый деградациясенә китерә, организмны физик яктан җимерә.
Наркотикларга бәйлелеккә каршы көрәш көне алдыннан вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре классик уку залында тематик китап күргәзмәсе әзерләделәр. Төрле журналлардан фәнни һәм популяр мәкаләләр наркотикларга бәйлелек проблемасы турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм профилактик чараларны алга җибәрү өчен сайлап алынган.