Бертуган Кәримовлар типографиясенең 125 еллыгына

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

1 июльдә китапханәнең классик уку залында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлегенә багышланган чаралар кысаларында бертуган Кәримовлар типографиясенең 125 еллыгына карата «Ислам һәм тәбагать» дигән китап күргәзмәсе ачылды.

1900 елда танылган бертуган Кәримовлар Казанда беренче татар шәхси басмаханәсен – «Матбагаи Кәримия»не ачалар. Типография басмаларының иң зур өлешен Ислам йолаларына һәм кагыйдәләренә багышланган китаплар, Коръән, әхлакый-дидактик характердагы әсәрләр, мөселман авторларының хезмәтләре тәшкил итә.

Күргәзмәдә типографиянең ин беренче басмасы булган «Мәҗмәгыль-ләтаиф»,  Коръәннең кайбер басмалары, Коръән тәфсирләре, фикъһ, Ислам һәм татар халкы тарихы буенча хезмәтләр, төбәк мөселманнары эшләре белән идарә итү мәсьәләләренә кагылышлы документлар һәм башка китаплар тәкъдим ителә.

Күргәзмә 15 августка кадәр дәвам итәчәк.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International