КФУның чит ил әдәбияты кафедрасы доценты Алексей Мелихов заманча видеоуеннар турында сөйләячәк

2025 елның 4 июле, җомга

Фәнни-популяр лекция Милли китапханәнең күргәзмәләр залында 5 июльдә 16.00 сәгатьтә узачак.

Видеоуеннарда сторителлингның үзенчәлекләре, шулай ук заманча видеоуеннарның кино һәм әдәбияттан аермасы турында КФУның чит ил әдәбияты кафедрасы доценты Алексей Мелиховның «Төрле хәлләр һәм маҗаралар турында сөйләүнең яңа ысулы буларак видеоуеннар» лекциясендә фикер алышачакбыз. Шулай ук очрашуда компьютер уеннары тарихына һәм аларны өйрәнүгә кагылырбыз.

Мисал итеп бөтен дөньядан төрле уеннар китереләчәк, шул исәптән «Мор. Утопия», Dark Souls, Death Stranding, what Remains of Edith Finch. Killer7, Undertale, Nier Automata һәм башкалар.

Керү ирекле, алдан теркәлү таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International