Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә…

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Яңа китап күргәзмәләре гаилә традицияләренә, тәрбия мәсьәләләренә һәм конфликтларны чишү ысулларына багышланган. 

Гадәттәгечә, 8 июльдә билгеләп үтелә торган Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Милли китапханәнең классик уку залында «Гаилә традицияләре» дигән китап күргәзмәсе ачылды. 
Традицияләр гаилә бәйләнешләрен формалаштыруда төп роль уйный. Алар һәр халык өчен уникаль булырга һәм аның мәдәни мирасының байлыгын чагылдырырга мөмкин. Күргәзмәдә гаилә һәм аның күркәм гадәтләре, гаилә проблемалары һәм аларны хәл итү ысуллары, Россия территориясендә яшәүче халыкларда яшь буынны тәрбияләү турында китаплар тәкъдим ителде. 

Балалар залында (6+) гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә «Китап белән дус гаилә» күргәзмәсе әзерләнде. Гаиләдә беренче мәртәбә китап укудан шатлык туа: ата-аналар ярдәмендә бала төрле китаплар дөньясы белән таныша , сәяхәтләр һәм эмоциональ ачышлар дөньясына чумып рәхәтлек таба. Күргәзмәдә балалар һәм өлкәннәргә бергәләп уку өчен кызыклы китаплар тәкъдим ителде. Һәркем анда бик күп кызыклы һәм файдалы  нәрсәләр табачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International