«Аклы-каралы Казан»: китеп баручы матурлык яки туган шәһәрне сагыну

2025 елның 26 августы, сишәмбе

28 августта ТР Милли китапханәсендә архитектор һәм фоторәссам Алексей Серповның күргәзмәсе ачыла. Үзенең «Аклы-каралы Казан» иҗади проектын ул яраткан һәм туган шәһәре Казанга багышлаган.

Алексей Татарстан башкаласын аңлы рәвештә 2011 елда төшерә башлаган һәм хәзерге вакытта да бу эшен дәвам итә. Фоторәссам, формалар, бәйләнешләр, каршылыклар, яшерен һәм  китеп баручы матурлык эзләп, үзе туган, яшәгән һәм эшләгән шәһәрнең күпьеллык хроникасын теркәп бара.

Күргәзмәгә килүчеләр фотосурәтләр авторы белән бергә, туристлык сукмакларыннан "ялтыравыксыз" иске   тыкрыкларга кереп, шәһәр халкының көндәлек тормышын автобус тукталышы пыяласы аша күзәтеп, шәһәрнең революциягә кадәрге, совет чорындагы һәм заманча архитектура ритмын  елның төрле вакытларында бәяләп, Казан буйлап йөреп чыга алачак. Ершов, Япеев, Татарстан, Восстание урамнары һәр казанлыга таныш һәм аларның аклы-каралы башкаруында туган шәһәрне якты сагыну хисе уята. 

Алексей Серпов (Ураков) - 1974 елда Казанда туган, белеме буенча архитектор. 2016 елдан «Чабаксар фотоклубы» ,  Россия Фоторәссамнар берлеге әгъзасы, 2022 елда Россиянең күренекле мәдәният эшлеклеләре өчен РФ Мәдәният министрлыгы стипендиясенә лаек булган.

«Аклы-каралы Казан» күргәзмәсе ачылуга ук китапханәдә «XIX гасырда беренче фотокамералар объективлары аша Казан һәм Идел тарихы» фильмын күрсәтәчәкләр. Анда төбәкне өйрәнүче Валерий Грязнов Казанның тирә-ягын һәм Идел ярын  Россия һәм Европаның беренче фоторәссамнары ничек сурәтләве турында сөйләячәк.

28.08 17:00 Теркәлү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International