Тулы программа:
30 август
«Казахстан һәм Татарстан: халыклар дуслыгында һәм бердәмлегендә!» - Казахстан Республикасы Конституциясе көне һәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан "Талисман" бию театры чыгышы. Артистлар казах, татар, рус халык һәм эстрада биюләрен башкарачаклар, флешмоблар һәм интерактивлар тәкъдим итәчәкләр. Керү ирекле.
«Мультфильмнар тудыру турында безгә нәрсә билгеле?»- Казан шәһәренең Кызыклы фән һәм техника йорты лекциясе (10+). Анимация тудыруның төрле ысуллары һәм методлары, шул исәптән иң серлесе – курчак анимациясе турында да белербез. Казанда беренче мультфильмнарның ничек төшерелүе турында да сөйләшербез. Керү теркәлү буенча
«Карта-коллаж. Казан буйлап сәяхәт» иҗади мастер-классы (6+)
Балалар белән бергә китапханә диварларында Казан картасын төзербез һәм яраткан шәһәребезнең төп истәлекле урыннарын – Казан Кремлен, борынгы урамнарны, яр буйларын, парк һәм скверларны "җанландырып" карарбыз. Чараны оештыручы: КФУ Дизайн һәм пространство сәнгате институтының Сәнгать мәктәбе. Керү теркәлү буенча
«Китаплар турында фикер алышыйк» китап клубы (16+)
Республика көнендә клубта катнашучылар китап бүләк итү акциясендә катнаша һәм Томас Пинчонның «Тартылыштагы салават күпере» романы турында фикер алыша алачак. Керү теркәлү буенча
«Наив сәнгать. Халык сәнгате халыкка» лекциясе (12+).
Казан заманча сәнгатенең төп иҗат феномены, исемнәр, чыганаклар, проблемалар һәм рәссам-наивистның үзешчән рәссамнан нәрсә белән аерылуы турында сәнгать белгече, ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музееның баш фәнни хезмәткәре Динә Әхмәтова сөйләячәк.
30 августта - Татарстан Республикасы бәйрәме һәм Казан шәһәре көнендә ТР Милли китапханәсендә тематик күргәзмәләр эшләячәк
«Аклы-каралы Казан» (конференц-залның сул һәм уң канатлары)
Фоторәссам Алексей Серпов эшләренең күргәзмәсе («Чабаксар фотоклубы» һәм Россия фоторәссамнар берлеге әгъзасы, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы стипендиаты)
«Мин яши торган төбәк. Татарстанның кечкенә шәһәрләре һәм районнары» (классик уку залы)
«30 август - Республика һәм шәһәр көне» (классик уку залы)
«Әдәби Татарстан. 30 август - Татарстан Республикасы көне» (универсаль зал)
«Саклаучылар» экскурсиясе (0+)
Экскурсиядә катнашучылар китапханәнең иң серле бүлмәләрендә – китапсаклагычларда булачаклар һәм безнең хәзинәләрнең – аеруча кыйммәтле һәм сирәк китапларның ничек саклануын беләчәкләр.
Экскурсиягә килүчеләр генә «Казан китап киштәсендә. Казанның әдәби картасы» күргәзмәсен күрәчәкләр. Керү билетлар буенча.