КФУның чит ил әдәбияты кафедрасы доценты Алексей Мелихов япон комикслары тарихы һәм аларның мәдәни тамырлары турында лекция укый.
Беренчеләр хәрәкәте оештырган Yokaimatsuri III гаилә аниме-фестивале Казанда быел 6 сентябрьдә Ленин мәдәният йортында узачак. Чара алдыннан, 5 сентябрь көнне 18.30 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә «Манга: үзенчәлекләр, символика һәм контекст» лекциясе булачак.
Япон комиксларының барлыкка килү тарихы, визуаль тел һәм символика, шулай ук Япониядә заманча манга-индустрия үзенчәлекләре турында КФУның чит ил әдәбияты кафедрасы доценты Алексей Мелихов сөйләячәк.
Журналларның әһәмияте, көнбатыш мәдәниятенең мангага һәм, киресенчә, манганың дөнья мәдәниятенә йогынтысы, хис-кичерешләрне тапшыру үзенчәлекләре, төп серияләр һәм башка бик күп темалар фикер алышу үзәгендә торачак. Материал япон комикслары белән мавыгучыларга да, манга дөньясы белән беренче танышучыларга да кызыклы булыр.
Теркәлү сылтама буенча.