Илһам Шакировка багышланган трибьют-концерт алдыннан ТР Милли китапханәсендә тематик күргәзмә ачылды.
РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышланган трибьют-концерт 5 сентябрьдә Горький паркында узачак. Чара Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Yummy Music лейблы тарафыннан Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә оештырылды.
Концерт алдыннан китапханәнең музыка залында «Сарман сандугачы» күргәзмәсе ачылды, анда Илһам Шакировның сирәк очрый торган пластинкалары, аның тормышы һәм иҗаты турында китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. Мәшһүр артист башкаруындагы җырларны бушлай һәм уку билеты булмаса да тыңларга мөмкин.