Сентябрьдәге китап күргәзмәләре

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Яңа мавыктыргыч китап җыелмалары ТР Милли китапханәсенең һәр уку залында куелган.

  • Классик уку залы:

«Тарихи нон-фикшн» күргәзмәсе. 
Заманча нон-фикшн әдәбият укучыларга тарихны аңлауда яңа офыклар ача, традицион нарративларны шик астына куя, вакыйгаларны, шәхесләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнүгә яңача якын килергә тәкъдим итә. Тарихчылар антропология, социология, психология һәм мәдәни тикшеренүләр кебек башка өлкәләрнең методларын торган саен ешрак кулланалар. Бу вакыйгаларның контекстын һәм аларның җәмгыятькә йогынтысын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә. Күргәзмәдә тарихи вакыйгаларга һәм кешеләргә башка яктан карарга тәкъдим итүче соңгы тикшеренүләр, мавыктыргыч теорияләр һәм яңа чыганаклар тәкъдим ителгән. 

  

«Җәйнең иң шәп китаплары» күргәзмәсе 
Биредә безнең ачык  фондлардан иң күп укыла торган басмалар тупланган. Алар арасында сез әдәби әсәрләр, психология, тарих һәм сәнгать буенча китаплар таба аласыз. 

  

  • Яшүсмерләр уку залы:

«Безнең сыйныфта нәрсә булды» күргәзмәсе (Мәктәптәге кызыклы хәлләр турында). Мәктәп елларында бик күп мөһим һәм кайчакта аңлашылмаслык нәрсәләр була: беренче дуслык, математиканы гына түгел, тормышны да өйрәтә торган дәресләр, дөньяның асты өскә килгәндәй мизгелләр. Болар барысы да  - «Безнең сыйныфта нәрсә булды» күргәзмәсе геройлары яши торган катлаулы һәм мавыктыргыч дөнья. Яшүсмерләр, җиңүләр һәм уңышсызлыклар, өметләр һәм хыяллар; мәхәббәт, уку һәм әти-әниләр белән катлаулы, әмма  мөһим   мөнәсәбәтләр турындагы китапларны ТР Милли китапханәсенең яшүсмерләр залында алырга мөмкин.

  

  • Балалар өчен уку залы (6+)

Милли китапханәнең балалар залында сентябрь башында «Барысын да белергә телим» дигән китап күргәзмәсе ачылды. Дөньядагы бөтен нәрсә турында энциклопедияләр балаларны төрле фәннәрдәге яңа ачышларга әзерләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International