Татар опера һәм балет театрының элекке җырчысы Руслан Дәминовның әтисе - Габдулла Кыям улы Дәминов Казанның танылган педагогы. Гомере буе татар теле һәм әдәбиятын укыта, үзе пьесалар яза һәм китапларга бик сакчыл карый.
Аның шәхси китапханәсендә Каюм Насыйриның "Нәмүнә яки әнмүзәҗ" китабы (1891 елгы басма), татар әдәбиятында кулланыла торган гарәп, фарсы һәм Европа сүзләрен эченә алган "Кечек лөгать" (төзүчесе Габбас Сәйфуллин, 1912 елгы басма), Гыйбад Алпаровның "Шәкли нигездә татар грамматикасы" китабы (1926 елгы басма) һәм башка бик күп сирәк басмалар саклана.
Руслан Габдулла улы Дәминов әтисенең китапларының бер өлешен ТР Милли китапханәсе фондына тапшырды. Басмалар тасвирлау, каталоглаштыру һәм реставрацияләү этапларын узгач китапханә киштәләрендә урын алачак.