Чара Казанда 17-20 нче сентябрь көннәрендә узачак. «Аксенов-фест»-2025 фестивалендә шагыйрьләр, язучылар, режиссерлар һәм сценаристлар катнашачак, алар арасында Евгений Попов, Эдуард Веркин, Андрей Опарин, Дмитрий Воденников, Анна Баснер, Максим Замшев, Илья Бояшов, Евгения Декина, Екатерина Златорунская һәм француз язучысы Ив Готье бар. Быел фестивальнең төп темасы документалистика булачак: "ДокПроза. ДокКино. ДокТеатр. Бер үк вакытта һәм аерым".
«Аксенов-фест»-2025 чаралары тугыз мәйданчыкта үтәчәк. (Аксенов йорты, Татарстан Милли китапханәсе, 13 нче, 26 нчы һәм 27 нче китапханәләр, Казан Ратушасы, Балыкчы бакчасы һәм Аксенов бакчасы, шулай ук «Елмай» паркы. «Йолдызлы билет» премиясен тапшыру тантанасы традиция буенча Казан Ратушасында узачак, анда Евгений Моргулис чыгыш ясаячак.
Фестиваль кысаларында ТР Милли китапханәсендәге чаралар программасы (Пушкин ур., 86 нчы йорт)
17 нче сентябрь
18 сентябрь
19 сентябрь