Август нәтиҗәләре буенча «Айның иң яхшы укучысын» тәкъдим итәбез

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Казанда яшәүче Ләйлә Таһирова китапханәдә атна саен була. Дөресен әйткәндә, ешрак җомга көннәрендә килә. Аларның гаиләсендә бу көнне гаилә белән яки китапханәдә телефонсыз, интернетсыз һәм компьютерсыз үткәрү гадәте бар.

Соңгы айда Ләйлә Таһирова үзенең билетына үзе, тормыш иптәше һәм ике улы өчен 20 гә якын китап рәсмиләштергән, алар да укырга яраталар.

Һөнәре буенча Ләйлә педагог: бөтен дөнья буенча укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан онлайн-дәресләр алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International