Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
“Татар фольклоры” китабын тәкъдир итү
2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
2013 нче елның 22 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Марсель Хәернасих улы Бакировның “Татар фольклоры” китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды.
Марсель Хәернасих улы Бакиров – Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәният институты профессоры, филология фәннәре докторы, ТР шәрәфле мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар академиясе академигы, халыкара Кол Гали исемендәге премия лауреаты, РФ язучылар берлеге әгъзасы, Г. Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институтының кандидатлык , докторлык диссертациясен яклау комиссиясе әгъзасы, Татарстан Фәннәр Академиясе фольклор эзләнүләр берлегенең әгъзасы, "Мирас” журналының мөдир урынбасары , татар фольклор Дәүләт үзәгенең консультанты.
Марсель Хәернасих улы Бакиров катнашучыларга хәзерге һәм элекке вакытны үз эченә алган төрле жанрларда иҗат ителгән рус телендә басылган фольклор турында хезмәте белән таныштырды. Китап филологларга, сәнгать белгечләренә, тарихчыларга һәм мәдәният хезмәткәрләренә, этнографларга һәм психологларга, татар халкының иҗаты белән кызыксынучыларга юнәлдерелгән. Шунысы куанычлы, монография авторның 80 яше тулганда чыкты. Катнашучылар Марсель Хәернасих улы Бакировның фундаменталь хезмәтен югары бәяләделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
«Китап карикатуралары» күргәзмәсен ачуга чакырабыз.
Тантаналы чара Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы һәм «Чаян»журналының баш мөхәррире катнашында узачак.
25
май, 2026 ел
Гомәр Бәшировның тууына 125 ел
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.
Минзәләдә китапханәчеләр семинары
2026 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Халыклар бердәмлеге – иң зур байлык» дигән темага китапханә хезмәткәрләре өчен төбәк семинары узды.
25 майдан 31 майга кадәр чаралар афишасы
Безнең вакыйгаларга теркәлегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз