Кунаклар китапханәне үстерү концепциясе, электрон каталог системасы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә кертелгән цифрлы ноу-хау белән таныштылар, шулай ук уку залларын һәм китапсаклагычларны карадылар.
Башкортстан Республикасы делегациясе составында БР мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова, БР Милли китапханәсе директоры Айгөл Әминева һәм Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры директоры Рәфис Мөхәммәдьянов бар иде.
Казанга Башкортстан кунаклары Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты оештырган Kazan Digital Week – 2025 Халыкара форумында катнашу өчен килде. Форум Казанда 2025 нче елның 17-19 нчы сентябрендә «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.