Китапханәдә кунакта ТР Дәүләт академия симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский булды.
Россиянең һәм Татарстан Республикасының халык артисты уку залларын карап чыкты, цифрлы ноу-хауларга гаҗәпләнде һәм уку билетын рәсмиләштерде. Александр Сладковский китапханәгә ТР Дәүләт академия симфоник оркестры тарихы турында китап бүләк итте һәм титул битендә изге теләкләр калдырды. Танылган дирижерның автографы белән басманы классик уку залында табарга мөмкин.
Сүз уңаеннан, 2025 нче ел - оркестр өчен дә, аның танылган җитәкчесе өчен дә юбилей елы. ТР Дәүләт академия симфоник оркестрының быелгы сезоны - инде алтмышынчысы! Бер айдан да кимрәк вакыттан соң маэстро Сладковскийның үзенә дә 60 яшь тулачак.