Милли китапханәнең фәнни хезмәткәре Халыкара фәнни-гамәли семинарда катнашты

2025 елның 26 сентябре, җомга

25-26 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли семинар узды. Әлеге чарада кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Гөлнирә Хөсәенова да катнашты. Ул үз чыгышында 1840−1920 еллар аралыгында нәшер ителеп, бүгенге көндә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланып килгән татар басма кыйссаларына гомуми күзәтү ясады.

Семинарда Россия, Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Әзербайҗан һәм башка илләрдән җитмештән артык галим катнашты. Әлеге аралашу платформасы татар телен, әдәбиятын, сәнгатен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр арасында актуаль теоретик-методологик проблемаларны һәм татар телен үстерү перспективаларын тикшерү урыны булып торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International