Халыкара мәгърифәтчелек акциясендә рус әдәбиятын яратучылар, китапханәчеләр, педагоглар һәм өлкән сыйныф укучылары, шулай ук техникум студентлары һәм төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре катнашты.
26 нчы сентябрьдә ТР Милли китапханәсенең компьютерлар залында «Мурманск дәүләт өлкә универсаль фәнни китапханәсе» тарафыннан ел саен оештырыла торган «Әдәби диктант» акциясе узды. Акция бер үк вакытта Россиядә һәм чит илләрдә төрле мәйданчыкларда барды.
«Әдәби диктант» классик һәм заманча рус әдәбияты текстлары белән никадәр таныш булуларын тикшерергә теләгән китап сөючеләрне берләштерде. Бер сәгать эчендә диктант язучыларга 20 кызыклы сорауга тест формасында җавап бирергә туры килде. Акциядә катнашучыларның һәркайсы сертификат алды, ә отличникларга һәм диктант җиңүчеләренә дипломнар тапшырылды.
«Әдәби диктант» мәйданчыклары, гадәттәгечә, Россия Федерациясенең һәм чит илләрнең заявка биргән китапханәләре һәм башка учреждениеләре базасында оештырыла.