1 октябрьдә китапханәнең классик уку залында шагыйрә Заһидә Бурнашеваның (әдәби тәхәллүсе – Гыйффәт Туташ) тууына 130 ел тулуга багышланган «Ялтырачы күктә, өмид йолдызым» дигән китап күргәзмәсе ачылды.
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре хәзерләгән күргәзмәдә З.Бурнашеваның китаплары, төрле әсәрләренең кулъязмалары, шагыйрәгә адресланган хатлар, котлаулар, кайбер шәхси документлар һәм башка экспонатлар тәкъдим ителде.