«ЕсенИнтересный» әдәби квест-кроссвордында катнашучылар Сергей Есенинның танылган әсәрләреннән юллар язылган «Шигъри ачык хатны» үз куллары белән ясадылар, шулай ук винил пластинкаларында шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырларны һәм романсларны тыңладылар.
Әлеге чара С.А. Есенинның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылды. Ул Россиядә 3 нче октябрьдә билгеләп үтеләчәк. Әдәби квест-кроссвордның беренче катнашучылары ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре һәм китапханә кунаклары булды. 40 минут эчендә аларга күренекле рус шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән бәйле биремнәрне үтәргә туры килде. Чарага китапханә урыннарында Сергей Есенинның исән чактагы авторлык басмалары тәкъдим ителде, алар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сирәк фондында саклана.