«Сергей Еенин: язмыш һәм лира»

2025 елның 3 октябре, җомга

Классик уку залында бөек рус шагыйре Сергей Александрович Есенинның (1895-1925) тууына 130 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе ачылды.

Аның ихласлык һәм тирән хис-кичерешләр белән сугарылган иҗаты кешеләрнең күңелләрен илһамландыруын һәм дулкынландыруын дәвам итә.

Экспозиция шагыйрьнең шигъри мирасын гына түгел, аның иҗатына йогынты ясаган тормыш шартларын да колачлый. Мәсәлән, Есенин башкаладагы әдәби тормышның бер өлеше булган Мәскәү чоры, яңа мәдәният һәм яңа тәҗрибә белән очрашкан Америкага сәфәре. Бу мизгелләр, һичшиксез, аның шигъриятен баеткан һәм аны күпкырлы шагыйрь иткән.

Шулай ук хатын-кызларның  иҗатына йогынтысын билгеләп үтү мөһим. Аларның һәркайсы шагыйрь әсәрләрендә үз эзен калдырган, бу аның лирикасын тагын да шәхсирәк һәм тирәнрәк итә. Есенин турындагы монографияләр һәм тикшеренүләр аңа төрле яктан карарга мөмкинлек бирә. Бу аның тормышын һәм иҗатын тагын да тулырак күзалларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International