Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә саңгырау һәм начар ишетүче пенсионерлар өчен мастер-класс һәм экскурсия узды

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Чара «Саңгыраулар йорты» АКО белән берлектә оештырылды.

2 нче октябрь көнне ТР Милли китапханәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Иҗат итәбез: сәнгать һәм белем» дигән мастер-класс үткәрелде. Рәсем ясау буенча мастер-класста казанлылар, ишетү авырулары булган пенсионерлар катнашты. Аларның һәркайсы папье-маше техникасында быелгы көзнең җылы символын булдырды.

  

Мастер-класс тәмамланганнан соң пенсионерлар өчен Милли китапханә буйлап экскурсия узды. Экскурсия һәм мастер-класс үткәрүдә Казан тернәкләндерү үзәкләреннән сурдотәрҗемәчеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International