«Казан» белән очрашу

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
2013 нче елның 27 нче ноябре көнне Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 78 нче мәктәптә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашу «Казан» журналының чыга башлавына 20 ел тулу уңаеннан оештырылды.
«Казан» журналы –Казан шәһәренең үткәнен, бүгенгесен, киләчәген яктыртып баручы басма.

Китапханә фонды басмаларыннан әзерләнгән күргәзмә һәм аңа күзәтү укучыларда зур кызыксыну уятты.







ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International