Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Балалар язучысы Т. Крюкова белән очрашу
2013 елның 3 декабре, сишәмбе
2013 нче елның 29 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) балалар язучысы Тамара Шамил кызы Крюкова белән очрашу булды.
Тамара Шамил кызы Крюкова балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле жанрларда язучы автор. Аның хәзинәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары, олылар өчен китаплар тупланган, хыялый, реалистик повестьлар, әкият-повестьлар, хикәяләр, шигырьләр бар. Крюкованың китапларын немец, поляк, словак, чех, венгр, болгар, украин, литва, әзербәйҗан,әрмән, кыргыз телләрендә укыйлар. Язучының әсәрләре 1996 нчы елдан басыла башлап, үзе 1997 нче елда Россия Язучылар берлеге әгъзасы була. 2004 нче елдан үзенең иҗаты өчен һәр елны диярлек бүләкләр ала: 2004 нче елда «Счастливые дети» Халыкара театр фестивале лауреаты, 2005 нче елда Халыкара «Русская культура» фондының беренче премиясе лауреаты, 2007 нче елда IV нче Бөтенроссия «Алые паруса» конкурсының лауреаты була. 2008 нче елда Тамара Шамил кызына мәгариф өлкәсендә «Русский язык» дәреслекләре тупланмасын эшләгән өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясе тапшырыла.
Очрашуга яшь буында китап укуга кызыксыну уяту белән янган шәһәр китапханәчеләре килде. Фикер алышу барышында балаларга китап укыту, сыйфатлы балалар әдәбияты чыгару, гаиләдә уку традициясен яңарту мәсьәләләре дә кузгатылды.
.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
«Китап карикатуралары» күргәзмәсен ачуга чакырабыз.
Тантаналы чара Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы һәм «Чаян»журналының баш мөхәррире катнашында узачак.
25
май, 2026 ел
Гомәр Бәшировның тууына 125 ел
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.
Минзәләдә китапханәчеләр семинары
2026 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Халыклар бердәмлеге – иң зур байлык» дигән темага китапханә хезмәткәрләре өчен төбәк семинары узды.
25 майдан 31 майга кадәр чаралар афишасы
Безнең вакыйгаларга теркәлегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз