Театр һәм кино йолдызы Олег Алмазов ТР Милли китапханәсендә Яңа ел алды акциясенең хедлайнеры булачак

2025 елның 5 декабре, җомга

Россия актеры Иосиф Бродский поэмасы буенча моноспектакль тәкъдим итәчәк.

«Тере классика. Яңа ел гаилә кычкырып укулары» бөтенроссия акциясенең Милли китапханә мәйданчыгындагы хедлайнеры театр һәм кино актеры, «Тикшерү серләре», «Бердәнберем», «Запас чыгу юлы» сериаллары йолдызы Олег Алмазов булачак. Бүгенге көндә аның фильмографиясендә ике йөздән артык картина бар.

 
Бөтенроссия акциясе кысаларында 13 декабрьдә 17.00 сәгатьтә ул Иосиф Бродскийның «Горбунов һәм Горчаков» поэмасы буенча «Сөйләшүдә сөйләшү» моноспектаклен тәкъдим итәчәк. Бу спектакльдәге ике персонаж кеше асылының капма — каршы башлангычларын - акыл һәм интуиция, логика һәм иҗатны гәүдәләндерә.

 Спектакльгә керү теркәлү буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International