Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган күргәзмә

2013 елның 30 ноябре, шимбә
28 нче ноябрьдән 8 нче декабрьгә кадәр мәгълүмат-библиография бүлеге Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган тематик күргәзмә тәкъдим итә. Күргәзмәдә СПИД авыруын булдырмау һәм аннан саклану чараларын, сәламәт яшәү рәвешен яктырткан белешмә басмалар, сценарийлар куелган.
Ел саен 1 нче декабрь көнне билгеләп үтелә торган Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне планета төбәкләре буенча таралуын дәвам итүче ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшне ныгытуга хезмәт итә.
Беренче тапкыр Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне (World AIDS Day), Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан игълан ителгәч, 1988 нче елдан билгеләп үтелә.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International