Китапханәбезнең классик уку залында татар язучысы Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмәсе ачылды.
.jpg)
Ул җәдитчелек, феминизм һәм хәтта утопияне үз эченә алган бай иҗади мирас калдырган күпкырлы талант. 1909 елда ук Фатих Әмирхан үзенең «Фәтхулла хәзрәт» сатирик повестенда вертолетлар, кәрәзле телефоннар һәм видеоэлемтәләр уйлап табылачагын алдан әйтә.
.jpg)
Күргәзмәдә язучының иң танылган әсәрләре, исән чактагы басмалары, шулай ук XX гасыр башы иҗтимагый тормышының актуаль мәсьәләләренә кагылышлы мәкаләләре һәм публицистик эшләре, аның турында кулъязма истәлекләр, Фатих Әмирханның тормышына һәм иҗатына багышланган фотосурәтләр тәкъдим ителә.