Көйләр чишмәсе

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев – композитор, дирижёр, татар милли профессиональ музыкасына нигез салучы. Ул иң беренчеләрдән булып үзенчәлекле фольклор традицияләрен музыка коралларының заманча яңгырашына сала, татар драматургларының пьесаларына көйләр яза. Аның иҗат юлында уңыш һәм дан, чикләү, кысулар, эзәрлекләүләр дә була. Ләкин туган халкы күңелендә ул мәшһүр композитор, күренекле шәхес булып яши.

«Сәйдәш моңнары татарның курайларына, гармуннарына, скрипкаларына, баяннарына сыенган. Кагылуга ук, алардан Сәйдәш моңнары түгелә башлый. Кайчандыр бөек аhәңсаз тудырган мәгърур авазлар симфоник оркестрларны, ансамбльләрне хәрәкәткә китерә. Әгәр дә аларга Илhам кебек җырчы да иярсә?! Кемдер кушылып җырлый, кемдер әрнеп елый... Кемдер соклана, шатлана, кемдер сыкрана...», – дип яза үзенең истәлекләрендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин.

Салих Сәйдәшев: фәнни-популяр җыентык / төз.: Р.Әхмәров, Р.Миңнуллина. – Казан: «Җыен» нәшр., 2017. – 687 б., 64 б. фоторәсем. –  («Шәхесләребез» сер.).

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә Салих Сәйдәшев иҗатына кагылышлы, аның белән бәйле истәлекләрне туплаган китаплар шактый. Шуларның кайберләре белән танышыйк! Түбәндә куелган фоторәсемгә игътибар итегез.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

Салих Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә Казанда туган. Аның әтисе Җамалетдин Сәйдәшев вак сәүдәгәр була. Ул үзенең унынчы баласы Салих туарга берничә атна кала бакыйлыкка күчә. Җамалетдин белән Мәхүбҗамалның бөтен балалары диярлек сабый чакта ук вафат булалар, бары икесе – Әминә белән Салих кына исән кала. Гаилә башлыгының вафатыннан соң, аның васыяте белән, хуҗалык эшләре һәм гаилә әгъзалары турында кайгыртуны Җамалетдинның ярдәмчесе һәм приказчик Насретдин Хәмитов үз өстенә ала. Ул Салихның туганнан туган сеңлесенә өйләнә һәм алар ишле тату гаилә булып яши башлыйлар.

Салих дүрт-биш яшьләрендә чагында туганнары аның музыкага сәләтле булуын күреп алалар. Гаилә мәҗлесләрендә малай мич капкачына сугып көйләр чыгара, шул көйләргә кыз балалар хәтта биеп тә китә торган булалар. Ул өлкәннәрнең гармунын алып та үзенчә көйли. Аннары апасы аны гармунда оста итеп уйнарга өйрәтә.

Сигез яшендә Салих мәдрәсәгә укырга керә. Әнисе дә, Насретдин Хәмитов та дини булалар, булачак музыкант аларның йогынтысында дини рухта тәрбияләнә. Бер үк вакытта Насретдин аны сәүдә лавкасында сату-алу эшенә дә җәлеп итә. Салихның бу hөнәргә күңеле ятмый, ул җай чыгу белән качарга тырыша. Аны Шиһап Әхмәровның гаиләгә яңа әгъза булып килеп керүе коткара: апасы Әминә әлеге танылган журналист һәм педагогка тормышка чыга. Салих гыйлемле һәм зыялы Шиһап җизнәсен әтисе кебек итеп күрә. Җизнәсе исә, каенэнесенең музыка белән мавыгуын күреп, аны бөтен эштән азат итә. Алай гына түгел,  рояль сатып ала.

«Менә, энекәш, сиңа бүләгем. Беркемнән дә курыкмыйча, рәхәтләнеп уйна, өйрән. Сәнгать юлында сиңа зур уңышлар телим!»

Шиhап Әхмәров, 1919 ел

Әминә Сәйдәшева-Әхмәрова, улы Үзбәк белән

Фотолар  «Салих Сәйдәшев турында истәлекләр» (Казан: Татар. китап нәшр., 1980. – 159 б.) китабыннан алынды.

Салих танылган композитор һәм пианист,халык музыканты Заһидулла Яруллиннан дәресләр ала.

Иң мөһиме – гаиләдә иҗат мохите хөкем сөрә: Әхмәровларга шагыйрь Габдулла Тукай, язучы Фатих Әмирхан, драматург Галиәсгар Камал һәм башка билгеле шәхесләр килеп йөри.

Салих 10 яшьләрендә

Салих 1913 елда

1914 елда Салих Казан музыка училищесының фортепиано классына укырга керә, 1916 елда оркестрда уйный башлый. Ә 1918 елда, училищены тәмамлап бер ел үткәч, үз оркестрын оештыра.

Кызыл Армия сафларында хезмәтен тәмамлаганнан соң Сәйдәшев Оренбургта музыка мәктәбендә эшләп ала. 1922 елда ул Казанга кайта һәм Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театрында (хәзерге Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) музыка бүлеге мөдире булып эшли башлый.

Яшь Сәйдәшев театрның режиссёры Кәрим Тинчурин белән бергә татар музыкаль драмасына нигез сала. Ул «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», «Казан сөлгесе» кебек спектакльләргә көйләр яза. Таҗи Гыйззәтнең «Наёмщик» драмасы әлеге исемлектә аерым урын тота – әлеге спектакльдә Сәйдәшев иҗат иткән искиткеч матур вальс яңгырый.

Болардан тыш, композитор театр өчен бер составтагы даими оркестр оештыруга керешә. 1923 елда әлеге коллектив чыгыш ясый башлый, оркестрга Салих Сәйдәшев үзе дирижёрлык итә.

Ул театр белән генә яшәми. 1927 елда Казанда радио эшли башлый, радионы оештыручылар – Сәйдәшевнең дуслары – аңа музыкаль редактор вазифасын тәкъдим итәләр. Әлеге урында ике-өч ел гына булуына карамастан, ул байтак хезмәт башкарырга өлгерә: рус-татар тапшырулары булдыра, радио дулкыннарына төрле телләрдә җырлар чыгара,  яшьләрне җәлеп итә, хор оештыра.

1920 нче еллар азагыннан Сәйдәшев еш чыгыш ясый һәм гастрольләргә йөри башлый: 1929 елда «Сания» операсына, 1930 елда Мәскәүдә «Эшче» операсына һәм Тинчурин белән бергә үзе иҗат иткән «Ил» музыкаль драмасына дирижёрлык итә. Аның һәр чыгышын алкышларга күмәләр, аннан интервьюлар алалар, фотога төшерәләр. Музыкантның даны иң югары ноктасына җитә.

Фоторәсем «Саинова-Әхмәрова Дилбәр. Салих Сәйдәшев: композиторның тормыш hәм иҗат юлы /  Ф.Тарханова тәрҗ.» (Казан: Татар. китап нәшр., 2001. – 211 б. – б. 101.) китабыннан алынды.

 Композиторның иҗат мизгеле. 1928 ел

1934 елда Сәйдәшев иҗатының Мәскәү чоры башлана. Ул Мәскәү консерваториясе каршындагы студиягә укырга килә һәм шунда эшләп укый. Композитор күп әсәрләр – җырлар, маршлар, шул исәптән, атаклы «Совет Армиясе маршын» иҗат итә. Әлеге әсәре өчен ул оборона халык комиссары Климент Ворошилов тарафыннан исемле сәгать белән бүләкләнә.

Салих Сәйдәшев. Совет Армиясе Маршы=Марш Советской Армии для духового оркестра. – Казань: Таткнигоиздат, 1954. – 24 с.

1939 елның сентябрендә Салих Сәйдәшевкә «Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Бу – маэстроның соңгы триумфы була, алга таба ул эзәрлекләүләргә дучар ителә. Аны театрдагы эшеннән алалар һәм Ливадия бистәсенә Иҗат йортын торгызырга җибәрәләр. Казанда үткән композиторлар конференциясендә әсәрләре кырыс тәнкыйтькә тотыла. Ул көннәрдә бөтен республика Мәскәүдә татар мәдәнияте һәм сәнгате декадасын үткәрергә әзерләнә, ә Сәйдәшев әлеге кайнап торган эштән читтә кала.

Сугыш вакытында композитор театрга әйләнеп кайта, күп эшли, шәһәрдәге концерт залларында чыгышлар ясый, гастрольләргә чыга. Ләкин сугыштан соңгы тормыш мәдәният хезмәткәрләре өчен салкын үзгәреш җилләре алып килә.

1948 елда шул чорның сүзе үтүчән идеологы Андрей Жданов Дмитрий Шостакович, Арам Хачатурян, Сергей Прокофьев кебек композиторларны тәнкыйтьләп чыга. Аның чыгышы илнең төрле төбәкләрендәге композиторларга да йогынты ясый, билгеле. Сәйдәшевнең хезмәтенә нахак бәла ягалар, театрдагы эшеннән җибәрәләр, радиодан музыкасын тапшырмыйлар, концертларга һәм гастрольләргә чакырмыйлар.

Салих Сәйдәшев очраклы гына табылган гонорарлар хисабына яшәргә мәҗбүр була, тик алары да көннән-көн кими бара. Шомлы депрессия композиторның сәламәтлеген какшата. Акылдан язмас өчен ул һәр көнне, эшкә барган кебек, кырынып, киенеп өеннән чыгып китә торган була. Театр турысына килеп җиткәч, туктап, афишаларга карап тора. Сөекле композиторларын күреп, кешеләр аның белән исәнләшәләр, хәлен беләләр, күңелен күтәрергә тырышалар, чәйгә чакыралар. Иҗатын яратучылар, музыкант дуслары Сәйдәшевне яклап күпсанлы җәмәгать кампанияләре оештыралар. Маэстроның 50 яшьлек юбилее тантанасын үткәрүгә, Салих Җамалетдин улына «Татарстан АССРның халык артисты» исемен бирдерүгә ирешәләр.

Болар хакында тулырак түбәндәге китаплардан укырга мөмкин:

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

Салих Сәйдәшевнең беренче иҗат казанышы аның шәхси тормышындагы уңышы белән бәйле. 1920 нче еллар башында музыкант Казанга Костромадан килгән чибәркәй Валентина Мухина белән таныша. Валя, медицинаны сайлаган булса да, иҗатка мөкиббән була, музыканы, шигъриятне, театрны ярата. Ул Салихның апасының улы Үзбәк Әхмәровка репетиторлык итүгә алына – математикадан, рус теленнән дәресләр бирә.

Дуслык мәхәббәткә әверелә, ләкин гашыйклар яшерен өйләнешүне кирәк табалар. Загста язылышалар да, ун көн танышларының фатирында яшеренеп яшиләр. Сәйдәшевнең туганнары башка милләттән булган яшь кәләшне кабул итмәсләр дип шикләнәләр. Өстәвенә, аларның гаиләсе кайгы кичерә: Шиһап Әхмәровның сеңлесен ярәшкән егет, туганнарының каршылыгына түзә алмыйча, кәләшен дә, үз-үзен дә атып үтергән була. Гаилә качкыннарны кабул итә, ләкин яшьләрнең бәхете гомерле булмый. 1926 елда, өйләнешеп бер ел торгач, Валентина ир бала – Альфредны таба (музыка белеме булмаса да, ул көйләр яза, киләчәктә атказанган юрист була). Ләкин яшь хатын баладан соң тернәкләнеп китә алмый, бер атнадан вафат була. Маэстро яраткан хатынын югалтуны бик авыр кичерә.

Композиторның икенче хатыны – Әстерханнан килгән Сафия Альняева. Алар эштә танышалар – ветеринария институтын бетергән кыз башта базарда санэпидврач булып эшли, аннары театрга кассир булып урнаша. Яшьләр 1929 елның маенда өйләнешәләр һәм 1943 елга кадәр бергә яшиләр, аннары аерылышалар. Гаилә тормышы көйле бармый: беренче хатыны Валентина Сәйдәшевнең аркадашы һәм ярдәмчесе булып яшәсә, Сафия тормышында муллык, матди иркенлек тели. Замандашлары аны кыйммәтле, затлы әйберләр яратучы буларак искә алалар. Танылган композиторга тормышка чыккан ханым театрдагы музыка бүлеге мөдиренең аз гына хезмәт хакына яшәргә тиеш булачагына төшенә. Салих исә тыйнак кеше, иҗат белән яши, көнкүрештәге уңайсызлыкларга игътибар да итми. Композиторның хәтта үз инструменты да булмый, көйләрне ул театрдагы фортепианода уйнап яза.

Сафия ирен ташлый һәм татар театры артисты Ибраһим Гафуров белән кушыла. Башта ул ире белән Сәйдәшев фатирында яши, аннары балаларын алып күченеп китә. Ул Салих Сәйдәшев белән яшәгәндә өч бала таба: Нәүфәл (2000 елда вафат), Реляф һәм Эмиль (бала вакытта вафатлар). Эмиль бик сәләтле була, музыка мәктәбендә укый, шунда бәхетсезлеккә дә юлыга: баланы авыр ишек бәреп ега, аны коткарып кала алмыйлар.

1949 елның маенда Сәйдәшев татар сәүдәгәрләре династиясе вәкиле Асия Казаковага өйләнә. Әлеге ханым да композиторның исеме һәм даны өчен, ягъни Себергә сөргенгә озатылудан котылып калу максаты белән кияүгә чыга. Никах бу юлы да уңышлы булмый: Сәйдәшев өчен алгы планда музыка тора, ә җәмәгате аның иҗаты белән кызыксынмый. Шулай да композитор аның белән гомеренең соңгы көннәренәчә яши.

Хәтер

Казанда Салих Сәйдәшевкә һәйкәл куелган, шәһәр урамнарының берсе, сквер һәм Зур концерт залы аның исемен йөртә. 1993 елның 25 июнендә Салих Сәйдәшев яшәгән йортта музей ачыла. Шактый озакка сузылган үзгәртеп кору hәм яңарту эшләреннән соң 2025 елның декабрь башында – композиторның тууына 125 ел тулган көндә – музей кабат ишекләрен ачты. Шәхси әйберләре, ноталары, афишалары куелган экспозициядә композитор яшәгән вакыттагы иҗади мохит күзаллана. Биредә шулай ук татар театры hәм музыка мәдәнияте тарихы да киң яктыртыла.

Композиторның әсәрләре басылган китап hәм җыентыклар Татарстан Милли китапханәсе  фондларында:

Сәйдәшев Салих. Дан сезгә, җиңүчеләр! – Казан: Таткнигоиздат, 1951. – 7 б.

Сәйдәшев Салих. Җырлар hәм арияләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1952. – 71 б.

Сәйдәшев Салих. Сайланма әсәрләр җырчылар, хор hәм фортепиано өчен. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 212 б.

Сәйдәшев Салих. Без кабызган утлар. – Казан: Татар. китап нәшр., 1980. – 309 б.

Сәйдәшев Салих. Әсәрләр: 3 томда, 1 т. – Казан: Татар. китап нәшр., 2000. – 224 б.

Сәйдәшев Салих. Әсәрләр: 3 томда, 2 т. – Казан: Татар. китап нәшр., 2002. – 232 б.

Сәйдәшев Салих. Әсәрләр: 3 томда, 3 т. – Казан: Татар. китап нәшр., 2004. – 239 б.

Сәйдәшев Салих. Поход маршы. – Казан: Татгосиздат, 1945. – 2 б.

Сәйдәшев Салих. Балалар җырлары. – Казан: Таткнигоиздат, 1953. – 37 б.

Сугыштан соңгы елларда Салих Сәйдәшев балалар өчен уннан артык җыр яза: Гамир Насрый шигырьләренә «Зәңгәр күл», «Дәү әни», «Бал корты», Шәйхи Маннур шигырьләренә «Ямьле җәй», «Яшь туристлар җыры» һ.б.

Файдаланылган әдәбият:

1. Гиршман Я.М. Салих Сәйдәшев. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 84 б.

2. Салих Сәйдәшев турында истәлекләр. – Казан: Татар. китап нәшр., 1980. – 159 б.

3. Садрижиганов Джалаль. Воспоминания. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 151 с.

4. Саинова-Ахмерова Д.З. Страницы жизни и творчества композитора. – Казань: Татар.

кн. изд-во, 2009. – 214 с.

5. Салитова Ф.Ш. Салих Сайдашев. Жизненный  и творческий путь. – Казань: изд-во «Бриг», 2011. – 320 с.

6. Сайдашев в воспоминаниях современников. – Казань: изд-во Рухият», 2010. – 384 с.

7. Шамов Салих. Салих Сайдашев. Драма жизни. – Казань: Татар. кн. изд-во,  2010. – 255 с.

8. Шамов Салих. Мелодии судьбы народа. – Казань: изд-во КГУ, 2004. – 154 с. 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International