«Фейк яки хакыйкать» рубрикасында бөтен дөньяда танылган шәхесләр турындагы четерекле сорауларга җавап эзлибез.
Николай II нең тәнендә аждаһа рәвешендә чәнчеп ясалган сурәт булуы дөресме? Җавапны «Огонек» журналының 2016 елның 19 декабрендәге 50 санында табарга мөмкин, ул ТР Милли китапханәсенең вакытлы басмалар бүлеге саклагычында тәкъдим ителә.
.jpg)
«ЦЕСАРЕВИЧ НИКОЛАЙ в Нагасаки» исеме астындагы материалда әлеге сурәт турындагы мәгълүмат раслана.
Басмада язылганча, 1891 елның язында Николай II көнчыгышка зур сәяхәткә китә һәм ул 15 апрельдән 7 майга кадәр дәвам итә. Бу - ике империянең иң югары дәрәҗәдә беренче элемтәсе, ә Япония өчен тарихта беренче тапкыр чит ил тәхетенең варисы сәфәре була. Дөрес, Николай Александрович сәяси сөйләшүләр алып бармаган, аның каравы традицион һөнәрләрне өйрәнгән, рикшаларда йөргән, ә Нагасакида беләгенә аждаһа сурәтен чәнчеп ясаткан. Оцу шәһәрендә патша улына һөҗүм ясала, варис яралана һәм сәфәрне ашыгыч рәвештә туктатырга туры килә.
.jpg)
#фейк яки хакыйкать?