Экспозиция Казан Ратушасында оештырылды.
23 гыйнварда Казан Ратушасында Россия Федерациясе Тикшерү комитеты оешуга 15 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Вакыйгага ТР Милли китапханәсе һәм ТР Милли музее РФ Тикшерү органнары тарихы турында уртак тематик күргәзмә оештырды. Экспозиция белән Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский танышты.
.jpg)
Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге күргәзмә өчен криминалистика һәм тикшерү органнары тарихы буенча китаплар, шулай ук XIX гасыр уртасы һәм XX гасыр башындагы резонанслы җинаятьләр турында басмалар әзерләде.
