«Йолдызлы» экскурсия

2013 елның 6 декабре, җомга
2013 нче елның 5 нче декабрендә Габдулла Тукайның әдәби музеенда яңа проектка – «Йолдызлы экскурсия» циклына старт бирелде. Айга бер тапкыр музейда күренекле замандашларыбыз – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, спортсменнар, төрле оешмалар һәм ММЧ вәкилләре – Татарстан йолдызлары – экскурсия уздырачак.
Музейда беренче шундый экскурсияне Татарстан Республикасының халык язучысы, публицист, ТР ның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, режиссер һәм сценарист, Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәлен һәм аның даирәсен тирәнтен өйрәнгән күренекле замандашыбыз Рабит Батулла уздырды.
«Йолдызлы» экскурсовод үзенең тормышында һәм карьерасында Тукайның урыны, шагыйрь һәм аның әсәрләре белән бәйле кызыклы ләкин аз өйрәнелгән фактлар белән таныштырган музей экспонатларының тарихына тукталды, шагыйрьнең мәхәббәте хакындагы фикерләрен ирештерде.
Бу «Йолдызлы» экскурсиягә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре дә чакырылган иде. Алар Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына кагылышлы күпсанлы сорауларга тәфсилле җаваплар алдылар.













ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International