Музыка белгечләреннән бушлай лекцияләр, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры хезмәткәрләре белән ачык әңгәмә, Мария театрының интернет-радиосы баш мөхәррире катнашында Моцарт хатлары буенча әдәби-музыкаль кичә башкала халкы һәм опера сәнгатен яратучылар өчен чын бүләк булачак.
Казанда Шаляпин исемендәге 44 Халыкара опера фестивале 30 гыйнварда бөек композитор Вольфганг Амадей Моцартның 270 еллыгына багышланган «Фигаро туе» куелышы белән ачылды. Опера форумы программасында (март башына кадәр) барлыгы 12 кичә – 10 куелыш, аларны фестивальнең икенче премьерасы – «Отелло» операсы тәмамлый. ТР Милли китапханәсендә фестивальнең белем бирү программасы кысаларында 4 бушлай чара планлаштырылган.