«Китапханә хәзинәләре» рубрикасында кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы кыйммәтле документларны һәм фотосурәтләрне ачабыз.
Рәсемдә - татар язучысы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый 1935 елда Харбинга сәфәре вакытында. Язучы эмиграциядә булганда, инкыйлабтан һәм гражданнар сугышыннан соң Европадан алып Манчжуриягә кадәр бөтен Евразия буйлап сибелгән төрки-татар диаспораларын («Идел-Урал» cjmmunities) берләштерү буенча актив эшли.
.jpg)
Фотода Гаяз Исхакый-Ерак Көнчыгыш эмиграциясенең иң хөрмәтле дин һәм җәмәгать эшлеклеләренең берсе Инаят хәзрәт Салиәхмәтнең кызлары белән бергә. Уфа шәһәренең «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган егет инкыйлабтан соң Харбинга барып җитә, анда җәмигъ мәчетенең (1906 елда төзелгән) имамы һәм җирле мөселман җәмгыятенең лидерына әверелә. Хәзрәтнең өч кызы яңа буын татар эмиграциясенең күренекле вәкилләре була: алар берничә тел белгәннәр, күпкырлы белем алганнар. Шул ук вакытта милли тиңдәшлекне һәм динилекне саклап калганнар, моңа аларның гаиләсендәге мохит ярдәм иткән.
.jpg)
Туксанынчы еллар уртасында ТР Милли китапханәсе директоры - Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевкә бу фоторәсемне Инаят хәзрәтнең улы Равил Сәлиәхмәтов тапшыра.