Муса Җәлилнең юбилее уңаеннан

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

15 февральдә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 120 ел тула.

Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре "Муса Җәлил: иҗаты һәм батырлыгы" дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Әлеге экспозицияның төп максаты - Муса Җәлил иҗаты белән кызыксынучылар өчен, китапханә фондларында сакланган китапларны кулланып, әдипнең шәхесе, иҗаты һәм күрсәткән батырлыгы турында тулырак мәгьлүмат булдыру.

Күргәзмәгә шагыйрьнең халыкка аеруча киң танылган әсәрләре (татар, рус, инглиз, украин һәм башка телләрдә), тормышын һәм иҗатын өйрәнүче галимнәрнең фәнни хезмәтләре, альбомнар урнаштырылды. Шулай ук Муса Җәлилгә багышлап язылган әдәби әсәрләр белән дә танышырга була. 1956 елның 2 февралендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә 1957 елда әсирлектә тудырган шигырьләре - бөтен дөньяга мәшһүр "Моабит дәфтәрләре" СССР ның Ленин премиясенә лаек булды.

"Моабит дәфтәрләре" - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.

 

Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты һәм бик күп чит ил халыклары телләренә тәрҗемә ителделәр. Муса Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле әдәбиятыбызның кыйммәтле бер казанышы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International