2026 нчы елның 15 февралендә Татар халкының бөек улы - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан, күренекле каләм иясенә багышлап төзелгән, ТР Милли китапханәсе сайтында урын алган электрон белешмәлек тулыландырылды. Аңа яңа мәгълүматлар - соңгы 5 елда дөнья күргән материаллар өстәлде.
Электрон белешмәлектә шагыйрьнең тәрҗемәи хәле, күренекле әсәрләре, аның тормышы һәм иҗаты хакындагы мәгълүмати чыганаклар, истәлекләр, фотосурәтләр, видеоязмалар, сценарийлар, методик материалалар, Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү, Муса Җәлилнең нәсел дәвамчылары, туганнары турындагы басмалар һ.б. урын алды.
«Библиография» бүлеге ТР Милли китапханәсе фондларындагы герой шагыйрь турындагы басмаларны, аның әсәрләрен үз эченә туплады.
Муса Жәлилнең киң колачлы иҗатында «Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.
Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.
Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗаттагы батырлыгына багышлап йөзләрчә мәкаләләр, фәнни хезмәтләр, монографияләр язылган, әдәби әсәрләр-шигырьләр, поэмалар, романнар, драмалар һәм сәнгать әсәрләре иҗат ителгән. Әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән, мәсәлән, Шәйхи Маннурның «Муса» (1968), Г.Әпсәләмовның «Агыла болыт» (1977) романнарын, Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» (1956), Риза Ишморатның «Үлмәс җыр» (1955), Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» (1981) драмаларын, Сибгат Хәкимнең «Торыгыз, Мусалар», «Немец дәфтәреннән» исемле шигъри циклларын, Әнвәр Давыдовның «Муса абый» повестен (1964), Нәҗип Җиһановның Әхмәт Фәйзи либреттосына язылган «Җәлил» операсын (1957) һәм башка сәнгатькярләрнең Муса Җәлил образын сынлы сәнгатьтә тудырган күп кенә әсәрләрне күрсәтеп үтәргә мөмкин. 1966 елда Казан Кремле каршындагы мәйданга каһарман шагыйрьгә һәйкәл куела. 1968 елда Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе булдырыла, 1970 елда Минзәлә шәһәрендә мемориаль музее ачыла, Казанда музей-фатиры булдырыла.
1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек була.
М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора.