Муса Җәлилгә багышланган түгәрәк өстәлләрдә онлайн катнашу

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Бөек Ватан сугышы вакытында фашист төрмәсендә җәзалап үтерелгән каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 2026 елның 15 февралендә 120 ел тулды.

Муса Җәлил – илебезнең күпмилләтле әдәбияты тарихында бер үк вакытта дәүләтнең ике югары бүләгенә – немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм ныклыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә (1956 ел) һәм «Моабит дәфтәрләре» циклы өчен Ленин премиясенә (1957 ел) лаек булган бердәнбер шагыйрь-язучы булды, әле дә шулай булып кала.

Шагыйрьнең иҗаты илебез халыкларының уртак мирасына әверелде.

Юбилей уңаеннан Казанда һәм республикабызда Муса Җәлил истәлегенә бик күп тантаналы чаралар әзерләнде һәм үткәрелде. Шагыйрь иҗатына багышланган фәнни конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, Җәлил укулары һәм башка чаралар Россиянең башка шәһәрләрендә дә, республика-өлкәләрендә дә уздырыла.

2026 елның 5 февралендә Казахстан Республикасының Семей шәһәрендәге Абай исемен йөртүче Өлкә универсаль китапханәсендә, 13 февральдә Н.К.Крупская исемендәге Оренбург Өлкә универсаль фәнни китапханәсендә, М.Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлап, «Шагыйрь-герой: Муса Җәлилнең тормышы һәм батырлыгы» дигән түгәрәк өстәл утырышлары уздырылды. Әлеге чараларда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Г.Ш Җомаголова да онлайн рәвештә катнашты һәм чыгыш ясады, электрон презентация тәкъдим итте. Ул Муса Җәлилнең китапханә фондларында саклана торган күпсанлы китаплары белән таныштырды. Шулар арасыннан шагыйрьнең үзе исән чагында нәшер ителгәннәренә һәм «Моабит дәфтәрләре»нең Россия һәм чит ил халыклары телләренә тәрҗемәдә басылганнарына аерым игътибар юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International