2026 елның 17 февралендә Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы китапханәсендә, Россиядә Халыклар бердәмлеге елы уңае белән, китапханә хезмәткәрләре өчен «Татарстанда яшәүче халыкларның әдәбиятын һәм мәдәниятен киңрәк таныту» дигән темага семинар үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева катнашты.
Семинарда Татарстан халыкларының әдәбиятлары белән эшләү юнәлешләре, алымнары һәм аларның мәдәниятенә багышланган китапларны күбрәк популярлаштыру зарурлыгы турында сүз алып барылды.
Семинар кысаларында күренекле язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу да уздырылды.
